ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

“Гражданнар контроле” бүлегендәге мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында Татарстан Республикасы ведомстволары татарстанлыларның проблемаларын хәл итү хакында фотоотчетлар урнаштыра.


21
апрель, 2012 ел
шимбә

WPP компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Мартин Сорэлл һәм WPP һәм Яндекс компанияләре директорлар советы әгъзасы Эстер Дайсон бүген югары технологияләр өлкәсендә эшләүче ИТ-парк Технопаркында булдылар.


19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә киләчәктә ИТ-белгечләргә вакансияләр махсус уку йортларын тәмамлаучылар саныннан күпкә артыграк булачак. Мондый прогноз КФУда узган “ИТ-мәгариф көне”ндә   ITmozg.ru эш эзләүчеләр онлайн-сервисы вәкиле Артем Кумпель тарафыннан әйтелде. Студентлар өчен бу чараны Сisco компаниясе һәм ИТИС югары мәктәбе оештырган иде.


18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстанда хәзер 136,5 мең ата-ана укучы балаларының өлгереше, тәртибе хакында хәбәр итүче sms ка язылды. Аларның телефоннарына көн саен 100-120 мең шундый хәбәр җибәрелә.

 


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Дмитрий Медведев белән Ачык хөкүмәт проекты эшче төркеме бүген РИА «Новости» мультимедиа пресс-үзәгендә очрашты. Утырыш Дмитрий Медведев тәкъдим иткән хөкүмәт конфигурациясе һәм аның эшләү механизмына багышланган иде.

 

2012 елның 1 сентябрендә Казанда сәләтле балалар өчен ИТ-өлкәгә яраклаштырылган махсус лицей-интернат ачылачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында яңа лицей-интернат төзелү уңаеннан уздырылган брифингта шул хакта сөйләшү булды.


16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ИТ-паркта Татарстанда беренче тапкыр пенсионерлар арасында олимпиада узды. Оештыручылар – ТР министрлыклары, ТР буенча пенсия фонды, Россия пенсонерлар союзы, ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы, “Татмедиа” агентлыгы.


14
апрель, 2012 ел
шимбә
13 апрельдә ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты статусы алу өчен барган алтынчы бәйгегә йомгак ясалды.

12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Ел башыннан алып, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы гражданнардан 665 мөрәҗәгать кабул итте. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, элемтә сыйфатына зарланулар саны 3,7 тапкыр кимеде.


11
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген ИТ-паркта информатика буенча Бөтероссия укучылар олимпиадасы ачылышы һәм сынау туры булды. Иртәгә беренче тур булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International