Татарстанда элемтә сыйфатына зарланулар саны 3,7 тапкыр кимеде

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Ел башыннан алып, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы гражданнардан 665 мөрәҗәгать кабул итте. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, элемтә сыйфатына зарланулар саны 3,7 тапкыр кимеде.

Шулай да татарстанлылар өчен телерадио тапшырулар кабул итү, Интернет, кәрәзле элемтә һәм элемтә хезмәте күрсәтү сыйфатына бәйле мәсьәләләр актуаль булып кала бирә.

Кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 13,2 % чыбыклы телефон һәм кәрәзле элемтә сыйфатына, 6,9% - телерадиотапшырулар, 3,9% - элемтә бүлекләренең начар эшләве хакында булды.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре министрлык сайтындагы интерактив сервис аша һәм 5-114-115 кайнар телефон номерынннан килә. Ел башыннан 82 хәбәр алынган, шуларның 36-сы (43,9%) интерактив карта ярдәмендә, 46-сы (56,1%) – телефоннан. Татарстанлылар бигрәк кәрәзле элемтә (26 хәбәр) һәм телерадиотапшырулар кабул итү сыйфатына зарлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International