Татарстанда яңа база станцияләре урнаштырылачак 79 авылны билгеләделәр

2026 елның 29 мае, җомга

Быел республиканың 30 районындагы 79 авылда сыйфатлы элемтә һәм тизйөрешле интернет эшли башлый. Яңа база станцияләрен «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча урнаштырачаклар: проектны ТР Цифрлы үсеш министрлыгы «Ростелеком» һәм «Т2 Мобайл» компанияләре белән берлектә алып бара.

База станцияләре урнаштырылачак торак пунктларда 100 дән 500 гә кадәр кеше яши. Программа ярдәмендә җирле халык туганнары белән элемтәдә калачак, онлайн укый һәм эшли алачак. Алар телемедицина хезмәтләреннән, дәүләт хезмәтләреннән, банк кушымталарыннан һәм, яшәү урыннарына карамастан, теләсә нинди цифрлы сервислардан файдалана алачак.

Яңа база станцияләре кайда куела:

Әгерҗе районы: Кудаш, Шаршада, Пеләмеш, Биектау, Наҗар, Вәркләд-Бодья авыллары.
Актаныш: Иске Әлем һәм Буазкүл авыллары.
Алексеевский: Речное һәм Урманасты Шонталасы авыллары.
Әлки: Татар Чиябашы авылы, Кошки һәм Югары Колчура авыллары.
Апас: Кабы Копри, Аюкөйдергән һәм Югары Балтай авыллары.
Арча: Гөберчәк, Мөрәле, Яңа Сәрдә һәм Кушлавыч авыллары.
Әтнә: Арылартар, Югары Көек, Дусым, Иске Өҗем һәм Чембулат авыллары.
Балтач: Сардыган, Яракчурма, Карекс-Серма, Дурга, Мельничная, Югары Шубан, Түбән Ушма, Чимал, Әтнә, Арбор, Княбаш, Шишинер, Чутай, Шуда авыллары.
Бөгелмә: Татар Дөм-Дөме авылы.
Буа: Чуаш Сарыкамышы, Югары Наратбаш, Яңа Мертле, Шәйморза, Яшевка авыллары.
Биектау: Дачное бистәсе.
Чүпрәле: Чуаш Ишле һәм Олы Акса авыллары.
Алабуга: Малоречинский поселогы.
Зәй: Зичәбаш һәм Бура-Кырта авыллары.
Зеленодольск: Каратмән авылы.
Кайбыч: Надеждино һәм Шуширмә авыллары.
Кама Тамагы: Иске Казиле авылы.
Кукмара: Вахит, Олыяз, Туембаш, Югары Кумор, Арпаяз һәм Яңа Каенсар авыллары.
Мамадыш: Гришкино һәм Сәкинәс авыллары.
Менделеевск: Илнәт авылы.
Мөслим: Туруш авылы.
Питрәч: Янсевары авылы.
Балык Бистәсе: Масловка авылы.
Саба: Сатыш авылы.
Сарман: Кәүҗияк һәм Иске Имән авыллары.
Спасский: Антоновка авылы.
Тәтеш: Иоков һәм Байраш авыллары.
Теләче: Шармашы, Олы Мәтәскә, Балыклы һәм Түбән Саурыш авыллары.
Чирмешән: Сосновка авылы.
Чистай: Татар Ялтаны авылы.
Эшләр «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә узачак. 2025 елда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча Татарстанда 42 районда 159 база станциясе төзелде — ул вакытта югары тизлекле интернетка республиканың 33 меңнән артык кешесе тотынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International