Казанда Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта «Фәнни код: җәйге лекцияләр» циклыннан ачык лекция узды. Бу юлы кичәне тарихтагы иң серле галим һәм иҗатчыларның берсе Леонардо да Винчига багышладылар.
Лекциядә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр институты доценты Виктор Сидоров чыгыш ясады. Ул Леонардо Да Винчиның серен ачты һәм Яңарыш даһилыгының фән белән сәнгатьне ничек берләштерә алуы турында сөйләде. Кунаклар Да Винчиның анатомик рәсемнәр ясавын, очу аппаратлары, каналлар һәм тулы бер шәһәрләр проектлавын белделәр. Виктор Сидоров, нәкъ менә гадәти кызыксыну дөньяны танып белү өчен иң көчле корал булырга мөмкин, дип сөйләде.


Лекцияләр бушлай һәм барлык теләүчеләр өчен ачык. Чаралар «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында оештырылды.