ИТ-паркта информатика буенча Бөтероссия укучылар олимпиадасы башланды

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе

Бүген ИТ-паркта информатика буенча Бөтероссия укучылар олимпиадасы ачылышы һәм сынау туры булды. Иртәгә беренче тур булачак.

Ачу церемониясендә ИТ-парк директоры Динар Насыйров, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер катнашты.

Атна буе Россиянең 63 төбәгеннән килгән мәктәп укучылары информатика фәне буенча көч сынашачак. Татарстаннан олимпиадада 15 кеше катнаша.

Олимпиадачылар өчен ИТ-паркта, Казан музейларында, КФУ да, Казан –милли-тикшеренү университетында кызыклы экскурсияләр планлаштырылган.

Олимпиаданың тулы программасы белән сайтта танышырга була. Шулай ук он-лайн трансляция дә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International