ИТ-белгечләрнең хезмәт хакы ел саен 30 процентка үсә

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Россиядә киләчәктә ИТ-белгечләргә вакансияләр махсус уку йортларын тәмамлаучылар саныннан күпкә артыграк булачак. Мондый прогноз КФУда узган “ИТ-мәгариф көне”ндә   ITmozg.ru эш эзләүчеләр онлайн-сервисы вәкиле Артем Кумпель тарафыннан әйтелде.

Студентлар өчен бу чараны Сisco компаниясе һәм ИТИС югары мәктәбе оештырган иде.

Артем Кумпель сүзләренә караганда, Россиядә ИТ-белгечләргә ихтыяҗ гаять зур, соңгы вакытта бигрәк тә арта.  2012 елның январь аенда ИТ-өлкәдә вакансияләр 18,12 процентка артты, мартта – 20,3 процентка. Ихтыяҗ арту белән бергә хезмәт хакы да үсеп килә. Ел саен ул 30 процентка арта. ИТ-өлкәдә бигрәк тә программистлар, система администраторлары һәм веб-дизайнерлар кирәк.

Бу уңайдан, Татарстан Республикасы ИТ-өлкәдә югары квалификацияле кадрлар әзерләү эшенә системалы якын килә. 2011 елның сентябрь аенда КФУ нигезендә ИТИС – Информацион системалар һәм технологияләр югары мәктәбе ачылды, ә быел сентябрьдә махсус ИТ-лицей беренче укучыларын кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International