“Гражданнар контроле” бүлегендәге мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында Татарстан Республикасы ведомстволары татарстанлыларның проблемаларын хәл итү хакында фотоотчетлар урнаштыра.
Бүгенгә порталга рөхсәтсез чүп түгү урыннары һәм асылма элемтә линияләре, начар юллар һәм начар элемтә хакында 22 мөрәҗәгать килде.Бу проблемаларны чишәргә кирәклеген 400 кеше хуплап чыкты.
“Гражданнар контроле” аркасында аларның кайберләре чишелеш тапкан инде. Казанда һәм Яр Чаллыда кыска вакыт эчендә берничә чүплек алынган. Мәсәлән, порталда фотосы чыгып бер көн узгач ук, Яр Чаллыда бер чүплек юк булган.
Порталда теркәлгән кешеләр проблема хакында текст, фото яки видеофайл куя ала һәм картада шул урынны билгели ала. Шунда ук башка мөрәҗәгать итүчеләргә хуплау куярга мөмкин. Мәсәлән, Казанда Чистопольская урамында чүплек турындагы хәбәргә 61 кеше кул куйган – атна эчендә проблема да хәл ителгән.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте