2012 елның 1 сентябрендә Казанда сәләтле балалар өчен ИТ-өлкәгә яраклаштырылган махсус лицей-интернат ачылачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында яңа лицей-интернат төзелү уңаеннан уздырылган брифингта шул хакта сөйләшү булды.
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин әйтүенчә, лицей-интернат Универсиада авылында булачак. Торак һәм уку биналары 360 балага исәпләнгән.
2012 елда лицейга 7-8 классларга 12-шәр укучысы булган 12 класска 144 бала кабул ителәчәк. Алга таба лицейга бары 6 класс тәмамлаган укучылар гына алыначак.
Лицей интернат тибында булып, анда торып уку каралган. Укучылар ярты көн гомуми программа белән укысалар, көннең икенче яртысында алар өчен проектлар эшләү, спорт белән шөгыльләнү, әхлак тәрбиясе чаралары була. Төп юнәлеш ИТ-технологияләр булачак. Кайбер фәннәр инглиз телендә укытыла. Яшь аспирантлар, фән кандидатлары лицейга укытырга чакырыла.
Лицей яңа техника белән җиһазлана – һәр укучыга планшетлы компьютер һәм электрон дәреслекләр редиры бирелә. Һәрбер укучының шәхси остазы була.
КФУ проректоры Рияз Минзарипов укыту берничә юнәлештә булачак дип белдерде. Ике чит тел өйрәнү – Европа һәм Көнчыгыш телләре - катгый шарт булачак. Белем бирү исә КФУның профильле институтлары һәм факультетлары белән багланышта корыла, фәнни һәм гамәли проектлар эшләнә һәм уңышлыларын гамәлгә ашыру юллары карала.
Лицейга укырга керүчеләр зур конкурс узарга тиеш. Алар онлайн-олимпиадалар һәм конкурслар, төрле фәннәрдән үткәрелә тоган олимпиадалар аша үзләрен күрсәтә ала. Укучыларны сайлап алу өчен Казанда һәм районнарда махсус җәйге мәктәпләр оештырылачак.
Рияз Минзарипов сүзләренә караганда, лицей-интернат КФУ ның бер бүлекчәсе булачак, аны финанслау да федераль үзәктән булыр дип көтелә. Уку һәм тору бушлай була. ИТ-белгечләргә мохтаҗ эшмәкәрләр лицей белән хезмәттәшлек итәргә тиеш була.
Лицейга Россиянең башка төбәкләреннән дә укучылар кабул ителәчәк. Шул ук вакытта бу яңа уку йортының директоры Ирек Фәтхетдинов укырга керү өчен шәһәр һәм авыл балалары тигез мөмкинлек алырга тиеш, диде.
Хәзер Татарстанда базарның ИТ-сегменты зур үсеш алды, шуңа күрә ИТ-белгечләргә ихтыяҗ арта бирә. Мәгълүм сәбәпләр аркасында Россиядә югары уку йортлары беренче көннән үк эш башлардай ИТ-белгечләр әзерли алмый. ИТ-республика булыр өчен укыган да ук профессионаллар дәрәҗәсенә күтәрелгән белгечләр кирәк.
“Айтишникларга” ихтыяҗ артуга карамастан, мәктәп уккучылары һаман экономика, юриспруденция кебек белгечлекләр сайлый бирә. Ата-аналар күбесенчә ИТ-белгечләрнең перспективасын аңлап бетерми. Гәрчә бүген “айтишникларга” Татарстанда, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда гарантияләнгән эш урыны булса да. Мәсәлән, ИТ-парк резидент-компанияләрендә уртача эш хакы республиканыкыннан 1,5 тапкыр артык”, - дип азсызыклады ИТ-парк директоры Динар Насыйров.
Аныңча, илдә меңнәрчә ИТ-белгечләр җитешми.
Исегезгә төшерәбез, КФУ базасында оештырылган ИТ-факультетның беренче студентлары 2011 елның сентябрендә укый башлаган иде. 30 абитуриент БДИ имтиханнарында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче уку елына ИТ-парктан шәхси грантлар алды. Бу уку йортында укыту Microsoft, HP, Cisco, IBM һәм башка шундый өр-яңа технологияләргә нигезләнгән авторлаштырылган курсларда алып барыла. Иң мөһим курсларны укырга КФУның, дөньяның танылган университетлары укытучылары чакырыла. Студентлар, икенче курстан алып, алга киткән ИТ-компанияләрдә, шул исәптән ИТ-парк резидент-компанияләрендә практика үтә. Укытуның максаты – Татарстан Республикасының ИТ-өлкәсен үстерү өчен кадрлар булдыру.
Универсиада авылында ИТ-лицей ачылу Татарстанда ИТ-кластер үсешендә яңа бер этап булачак. Мәктәптән үк информацион технологияләр өлкәсенә белгечләр әзерләү зур үсеш алып килүче ИТ-базарны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итәчәк.
Иннополис төзү, Яр Чаллыда ИТ-паркның тагын бер мәйданчыгын булдыру, лидер-компанияләрнең үсеше – болар барысы да тар профильле белем, тәҗрибә таләп итә.
“Без барлык мәктәпләрдә дә ИТ-мәгарифкә яңача караш булдыру өчен ИТ-лицей катализатор булыр дип өметләнәбез”, - диде Динар Насыйров.