Бер атна эчендә Uslugi.tatarstan.ru порталында якынча 5,5 мең кеше “шәхси кабинет” теркәде. Мобиль телефон номеры аша “шәхси кабинет” ачу функциясе 3 апрельдә кертелде. Шуннан бирле сайттагы шәхси битләренә 8,6 мең кеше керде, шул исәптән алдан теркәлгәннәре дә.
Губернатор Наталья Комарова җитәкчелегендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе ИТ-паркта булды.Бу визит үзара хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган һәм аның кысаларында ике төбәк арасында Икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни килешү имзаланыр дип көтелә.
КФУ ның Информацион системалар һәм технологияләр югары мәктәбендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган беренче ачык лекция укылды. Лекция “ГЛОНАСС+12” ның гадәттән тыш оператив хезмәтләрен диспетчерлаштыру һәм координацияләү системасына багышланды.
Бүген ИТ-паркта информацион технологияләр өлкәсендә студентларның «IT-планета 2011/12” исемендәге V Халыкара Олимпиаданың Бөтенроссия финалы ачылды. Церемониядә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Сергей Шалашный, ИТ-парк директоры Динар Насыйров катнашты.