Губернатор Наталья Комарова җитәкчелегендә Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе ИТ-паркта булды.Бу визит үзара хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган һәм аның кысаларында ике төбәк арасында Икътисади-сәүдә, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни килешү имзаланыр дип көтелә.
Делегация составында губернаторның беренче урынбасары Александр Ким, губернатор ярдәмчесе Михаил Калика, төзелеш, энергетика һәм ТКХ департаменты директоры Сергей Высоцкий, җәмәгатьчелек белән бәйләнеш департаменты директоры Антон Третьяков, мәдәният департаменты директоры Александр Карамзин һ.б. лар бар.
ИТ-парк кунакларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров озатып йөрде.
Экскурсия презентациядән башланды. Ханты-Манси автономияле округы – Югра вәкилләре ИТ-паркның дата-үзәге белән таныштылар, резидентлар чакыру политикасы, Бизнес-инкубатор хакында мәгълүмат алдылар. Динар Насыйров аларны шулай ук ИТ-паркның ике еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды, Яр Чаллы шәһәрендә төзелүче ИТ-паркның икенче мәйданчыгы хакында сөйләде.
Делегация шулай ук “ГЛОНАСС+112” үзәге һәм ИТ-паркның бизнес-инкубаторында булып, андагы “Автодория” стартап-проектының юл-транспорт һәлакәтләрен теркәүче фиксатор эше белән таныштылар.
Наталья Комарова аеруча Татарстанның электрон документ әйләнеше һәм ЭТИС- электрон товар-информация системасы белән кызыксынды.
Делегация шулай ук ИТ-паркның эре резидентларыннан булган ICL КПО-ВС» и «БАРС груп» офисларында булды.