ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2012 ел
җомга
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм аның кул астындагы оешмалар, шул исәптән югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк “ИТ-парк”ы ”Час Земли”-“Җир сәгате” дип аталган халыкара акциядә катнашачак.

29
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
“ЭР-Телеком” ААҖ үзенең асылма элемтә линияләрен җир асты кабельләренә кертү буенча алган йөкләмәләрен үзгәртте һәм 2012 елның 31 декабренә Казанда 161 км линияне җир астына күчерергә планлаштырды – бу алдан күрсәтелгәннән 98 км га артык.

28
март, 2012 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле “Татарстан Республикасы электрон мәгариф системасы”н кулланучы гражданнар! Порталга кергәндә игътибарлы булыгыз. “Татарстан Республикасы электрон мәгариф системасы”ның дөрес адресы: » - http://edu.tatar.ru.
 
Феральдә 19 меңгә якын гариза uslugi.tatarstаn.ru порталы аша электрон рәвештә бирелгән. Шуларның 10 меңгә якыны регистрация палатасы мәгълүматлары хакында.

27
март, 2012 ел
сишәмбе
Узган ай статистикасы буенча Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы uslugi.tatarstan.ru аудиториясе 230 мең кеше булды, бу 2011 елның февраль ае белән чагыштырганда 4 тапкыр артык дигән сүз. Порталга керүчеләр 3,5 миллион бит мәгълүмат алган, бер кеше якынча 6 минут кулланган. Һәр бишенче кулланучы порталга uslugi.tatarstan.ru адреслы юлын җыеп кергән.
2012 елда Татарстанга өстәмә рәвештә “Россия почтасы” компаниясе заказы буенча 6 элемтә бүлеге кайтачак. Бүген “Россия почтасы” ның филиалы булган “Татарстан почтасы” компаниясендә барлыгы 19 күчмә бүлек бар.

23
март, 2012 ел
җомга
Татарстанда ата-аналар укучы балаларының өлгереше, тәртибе хакында көн саен 70 мең sms-хәбәр алып тора. Мондый хезмәт 2011 елда “Татарстан Республикасы электрон мәгариф системасы” барлыкка килгәннән соң кулланыла башлады. Бу вакыт эчендә 4 миллионга якын хәбәр җибәрелгән.
Асылма элемтә линияләреннән ничек котылырга, торак йортларның һәм подъездларның тышкы торышын ничек яхшыртырга - Казанның идарәче компанияләре вәкилләре шәһәр урамнарында узган киңәшмәдә шундый сорауларга җавап эзләде. Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының торак-хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.
Алдагы дүрт ел эчендә Россиянең иң зур авомобиль корпорациясе – “КАМАЗ” компанияләре группасы югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк “ИТ-парк”ының дата-үзәген үзенең ИТ-системаларын урнаштыру өчен файдаланачак.Бүген ИТ-парк директоры Динар Насыйров һәм “КАМАЗ” ААҖының Информацион һәм коммуникацион технологияләр үзәге директоры Михаил Носов бу хакта контракт төзеделәр.
Радиотелевизион үзәктә үзгәртү эшләре бару сәбәпле Яр Чаллы шәһәрендә 28-31 мартта иртәнге сәг. 8.00 дән кичке 17.00 гә кадәр барлык техник җиһазлар сүндерелеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International