Бер айга 19 мең гариза uslugi.tatarstаn.ru порталы аша бирелгән

2012 елның 28 марты, чәршәмбе
 Феральдә 19 меңгә якын гариза uslugi.tatarstаn.ru порталы аша электрон рәвештә бирелгән. Шуларның 10 меңгә якыны регистрация палатасы мәгълүматлары хакында, 3 меңнән артыгы – балалар бакчаларына язылу, 2 меңнән артыгы - ЗАГСка язылу, 600 электрон гариза – такси ярдәмендә пассажирлар йөртүгә һәм йөк ташуга рөхсәт алуга язылган гаризалар һәм 570 гариза күпбалалы гаиләләргә җир бүлеп бирү хакында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International