ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Час Земли”-“Җир сәгате” дип аталган халыкара акциягә кушылачак

2012 елның 30 марты, җомга
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм аның кул астындагы оешмалар, шул исәптән югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк “ИТ-парк”ы ”Час Земли”-“Җир сәгате” дип аталган халыкара акциядә катнашачак. Бу акция ел саен март аеның соңгы көнендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Төрле илләрдә яшәүче кешеләрнең энергия һәм ресурсларны саклык белән тоту, планетада экология проблемаларын бердәм хәл итү символы булып тора.
Бу акция кысаларында 31 мартта, шимбә көнне 1 сәгать дәвамында (20:30 дан -21:30 га чаклы) архитектура корылмаларын яктырту һәм административ корылмаларның кизү яктыртуы сүнеп торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International