Ел азагына “ЭР-Телеком” 160 километрдан артык асылма элемтә чыбыкларын җир астына күчереп бетерәчәк
2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе
“ЭР-Телеком” ААҖ үзенең асылма элемтә линияләрен җир асты кабельләренә кертү буенча алган йөкләмәләрен үзгәртте һәм 2012 елның 31 декабренә Казанда 161 км линияне җир астына күчерергә планлаштырды – бу алдан күрсәтелгәннән 98 км га артык.
50 меңнән артык кеше яшәгән Татарстан Республикасы шәһәрләрендә бу компаниянең асылма 1225 км чыбыгы бар, шуларның 638 километры Казанда, Яр Чаллыда – 379, Түбән Камада-208 км.
Бүгенгә “ЭР-Телеком” 16 км элемтә линиясен җир астына урнаштырды. Исегезгә төшерәбез, бу компания беренчеләрдән булып муниципалитетлар, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән өчъяклы килешү төзегән иде.