Яңа провайдер Казан операторларына кабель канализацияләрен күмәк кулланырга тәкъдим итә

2012 елның 23 марты, җомга

Асылма элемтә линияләреннән ничек котылырга, торак йортларның һәм подъездларның тышкы торышын ничек яхшыртырга - Казанның идарәче компанияләре вәкилләре шәһәр урамнарында узган киңәшмәдә шундый сорауларга җавап эзләде. Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының торак-хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.

Киңәшмәдә “Казгорсеть” ЯАҖ проекты тәкъдир ителде. Шәһәр коммуникацияләр базарында яңа гына эшли башлаган бу компания Интернет, кабельле телевидение, видеокүзәтү хезмәтләре тәкъдим итә. “Горки-1” микрорайонында “Казгорсеть” “горизонталь тишү” алымы белән кабельле каналлар суза. Бу алым асфальтны, тротуарларны җимерми, үсемлекләрне саклап кала. Киңәшмәдә катнашучылар бу технология белән бүген Камай урамындагы 5нче йорт тирәсендә   таныштылар. Аларга шулай ук Җиңү проспектындагы 43 нче йорт мисалында эшли башлаган челтәрне дә күрсәттеләр. Кабельле каналдан чыгучы һәм подваллар аша узучы тышкы челтәр подъездларда вандалларга каршы эшләнгән кабель-каналларга эстетикалы рәвештә яшерелгән. Йорт фасадында да “токмач” күренми.

“Казгорсеть” генераль директоры Илдар Нургалиев мондый технология компания эшли торган барлык объектларда да кулланылачагын белдерде.

Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты белдерүенчә, җир асты каналлары сузуы һәм аларны башка элемтә операторларына да тәкъдим итүе бу яңа компаниягә базарга керергә ярдәм итте. 

Илдар Нургалиев сүзләренә караганда, компания 5 километр кабельле канал сүзган, анда 40 километр челтәр урнаштырырга була. 220 торак йортка каналлар узган, шуларның 45е халыкка коммерциячел хезмәт күрсәтә. Якын планда – Азино микрорайонын һәм Яңа Савин районын үзләштерү. “Казгорсеть” үзенең кабель-каналларын арендага бирергә әзер (статистика буенча һәр торак йортта 2 дән алып 5кә кадәр оператор эшли). “Операторлар да каналларны бергәләшеп куллану юлын сайласалар, бу иң яхшы вариант булыр иде”,- диде И.Нургалиев Искәндәр Гыйниятуллин бүген республикада асылма элемтә чыбыкларын бетерүгә зур игътибар бирелүен искәртеп китте. “Челтәрләрне җир астыннан сузарга, фасадлардан алырга, “токмач”ны, асылма линияләрне бетерергә дигән максат куелган”, - дип азсызыклады шәһәр ТХК комитеты рәисе.

Белешмә:

Казанда 2011 елның 1 июненә асылма элемтә линияләренең озынлыгы 2085,4 километр исәпләнә иде. 2011 ел августыннан 2012 елның январь аена кадәр 265,5 километр линия бетерелде. План буенча 2012 елда тагын 788,6 километр асылма линия юкка чыгарга тиеш. “Казгорсеть” компаниясе Казанда теркәлгән, салымнары җирле бюджетка керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International