Казанга ИТ-олимпиадага яхшы программист-студентлар килде

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта информацион технологияләр өлкәсендә студентларның «IT-планета 2011/12” исемендәге  V Халыкара Олимпиаданың Бөтенроссия финалы ачылды.

Церемониядә ТР Премьер-министры урынбасары -  мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Сергей Шалашный, ИТ-парк директоры Динар Насыйров катнашты.

Бу халыкара олимпиада 2007 елдан алып үткәрелә. Россиядән Казанга беренче тапкыр беренче этапларда яхшы нәтиҗә күрсәткән 100 ләп катнашучы килде.

Олимпиада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ спорт, туризм һәм яшьләр политикасы министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы   вәкиле аппараты, D-link, IBM, Microsoft, Oracle, CISCO, 1C, Adobe Systems, Intel компанияләре ярдәмендә үткәрелә.

ИТ-планета”да җиңеп чыккан студентлар информацион технологияләр буенча белемнәрен дә күрсәтә, шул ук вакытта булачак эш урыннары белән дә таныша ала.

Николай Никифоров үзенең чыгышында олимпиадачалырга уңышлар теләде һәм студентларга булган мөмкинлекләрен Ит-паркта тормышка ашырырга тәкъдим итте. “Безнең һәркайсыбыз шәхси өлеш кертергә тиеш. Информацион технологияләр ярдәмендә тормышны үзгәртеп була. ИТ-парк мондый мөмкинлекләр бирә. Бүген монда яшьләре 24 тән узмаган мең ярым кеше эшли”, - диде ул.

ИТ-паркта ике көн дәвамында барган Олимпиаданың бу этабында яшьләр турыдан-туры катнаша.

Алар шулай ук ИТ-парк инфраструктурасы белән танышачак, Универсиада авылында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International