Пәнҗешәмбе, 5 апрельдә ИТ-паркта информацион технологияләр өлкәсендә югары һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «IT-планета 2011/12” исемендә V Халыкара Олимпиаданың Бөтенроссия финалы ачыла.
Бу халыкара олимпиада 2007 елдан алып үткәрелә. Казанга беренче тапкыр Россиядән беренче этапларда яхшы нәтиҗә күрсәткән 100 ләп катнашучы киләчәк.
Одимпиада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ спорт, туризм һәм яшьләр политикасы министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле аппараты, D-link, IBM, Microsoft, Oracle, CISCO, 1C, Adobe Systems, Intel компанияләре ярдәмендә үткәрелә.
“ИТ-планета”да җиңеп чыккан студентлар информацион технологияләр буенча белемнәрен дә күрсәтә, шул ук вакытта булачак эш урыннарын да барлый ала.
Олимпиада ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Сергей Шалашный, ИТ-парк директоры Динар Насыйров катнашачак.
Олимпиада ачылганнан соң журналистлар белән сөйләшү булачак.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана (“ИТ-парк”, Петербург урамы, 52). Катнашу хакында 264-72-74 телефон номерына яки dg@tatar.ru адресы белән электрон почтага хәбәр итүегезне сорыйбыз.