Татарстан Республикасы “Система 112” не киң җәелдерүгә комачаулаучы проблемаларны барлады

2012 елның 30 марты, җомга
Берләштерелгән “112” телефон номеры аша гадәтттән тыш очракларда ярдәм сорап оператив хезмәтләр чакыру системасын Россия Федерациясендә гамәлгә ашыру буенча төзелгән эшче төркем безнең республика тәҗрибәсен хуплады.
Эшче төркемнең чираттагы утырышы 29 мартта Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Павел Попов җитәкчелегендә видеоконференция рәвешендә үтте. Эш барышы турында ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде. Докладта бу системаны гамәлгә ашыруны тоткарлаучы төп проблемалар билгеләнде. Мәсәлән, гадәттән тыш хәлләрдә ярдәмгә килә торган хезмәтләр чакыру өчен “112” телефон номерын куллануга федераль регламент юк һәм элемтә операторларына бу хезмәт өчен закон буенча түләү хәл ителми, бәйләнешкә керү һәм мәгълүмат бирү стандартлары кабул ителмәгән.
Николай Никифоров шулай ук бу номерга килә торган SMS-хәбәргә һәм USSD-соравына   аерым статус кирәклеге хакында әйтте. Кәрәзле элемтә операторлары “Система 112” белән тоташырга, шул исәптән геолокация хакында мәгълүмат тапшырырга да әзер түгел, диде ул. Аның сүзләренчә, элемтә операторлары челтәре архитектурасы 112 номерына шалтырату килгән территорияне билгели алмый. Шулай ук 112 номерына килгән шалтыратуларны эшкәртү үзәгендә югары квалификацияле диспетчерлар җитмәү дә зур проблема булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында   ГЛОНАСС +112 системасы 2009 елда эшли башлады. Ул бердәм ведомствоара мәгълүмат тирәлегендә мониторинг үткәрә, һәлакәткә дучар булган кешеләрдән килгән шалтыратуларны һәм хәбәрләрне кабул итүне, теркәүне барлык оператив хезмәтләр өчен дә автоматлаштыра.
2011 елда ГЛОНАСС+112 үзәгенә 464 меңнән артык мөрәҗәгать булды. Ай саен якынча 40 мең шалтырату була. Хәбәрләрнең 25 проценты коткаруда берничә төр хезмәтнең берьюлы эшләвен таләп итә. 112 номеры һәлакәтләргә тиз реакция ясарга булыша, 01,02,03,04 номерлы хезмәтләрне башка максаттан булган шалтыратулардан да азат итә.
Хәзер ГЛОНАСС +112 системасына республиканың гадәттән тыш хәлләргә кагылышлы хезмәтләрнең 34 % транспорты беркетелгән. 268 диспетчер үзәкләрендәге 561 эш урынының 298 е кирәкле җиһаз белән тәэмин ителгән.
Киңәшмәдә җәмәгать куркынычсызлыгы, гражданнарның гомере һәм сәламәтлеге турында кайгырту, милек иминлеген саклау, гадәттән тыш хәлләрне алдан күрү яки коткару системаларын дәүләт дәрәҗәсендә үстерү, техноген катастрофаларга каршы тору, шулай ук 2013 елда булачак Универсиадага әзерлекнең йөзеннән бу проектның мөһимлеге хакында әйтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International