Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында хәзер берничә яңа төр сервис барлыкка килде. Интерактив хезмәтләр саны артты һәм түләү уңайланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров яңалыклар хакында белдерде. Хәзер кулланучы порталда “шәхси кабинет”ка яңача теркәлә ала. Теркәүне мобиль телефон номеры аша (аны логин итеп файдалану уңай, ә онытылган парольне sms-хәбәр аша искә төшереп була). “Шәхси кабинет”та штрафлар түләү өчен берничә автомобиль яки фатир (ТРХ түләүләре өчен) кертеп була, шулай ук балалар уку торышын, мәктәпкә йөрешен тикшереп тору өчен алар турында мәгълүмат кертеп була. Шунда ук “Таттелеком” операторы хезмәтләре өчен күпме акча калуын белеп торырга мөмкин. Хезмәтләрне “шәхси кабинет” аша MasterCard или Visa карталары ярдәмендә түләгән очракта карта номерын бер генә тапкыр язу да җитә. “Шәхси кабинет”та” берничә карта белән файдаланырга була. Мәгълүмат иминлеге бөтендөнья стандартларына туры килә.
Моннан тыш татарстанлылар күптән көткән бер опция ясалды - банк картасы ярдәмендә юл кагыйдәлләрен бозган өчен берничә штрафны берьюлы, пакет белән түләп була.
Штрафлар, салым, ТКХ счетлары турында мәгълүмат алу да уңайланды. Кулланучылар “шәхси кабинет” аша мондый мәгълүматны электрон почта яки sms аша, порталга кермичә генә алырга мөмкин.
Николай Никифоров бүген Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә 98 хезмәт тәкъдим ителә дип белдерде. Узган айда кулланучылар порталга 4 миллион тапкыр мөрәҗәгать итте һәм аларга электрон рәвештә 1,1 млн. дәүләт хезмәте күрсәтелде.
Хәзер смартфоннар ярдәмендә электрон рәвештә хезмәтләр һәм белдерүләр алу өчен мобиль сылтамалар тест уза. Алардан май аенда файдалану мөмкин булыр дип көтелә.