Татарстан Республикасы Президенты премияләре бәйгесендә 5 дөнья чемпионаты финалисты катнашты

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе
1 апрельдә Казан ИТ-паркында мәктәп укучылары һәм студентлар арасында программалау буенча ХII  ачык команда турниры тәмамланды. Турнирда Россия һәм Казахстан программистлары катнашты.
219 команда арасында Moscow SU ST (Ломоносов исем. МГУ ) беренче булды, “көмеш” белән “бронза”ны Saratov SU 1 (Саратов дәүләт университеты) һәм Spb SU SteelFrames (Санкт-Петербург дәүләт университеты) командалары яулады. Мәктәпләр бәйгесендә беренче урын Fireball Team (Ломоносов исем. МГУ махсус уку-фәнни үзәге), икенче – WinThemAll (Ижау, 29 нчы номерлы экономика-математика лицее), өченче урын- Казанның 122 нче номерлы гимназиясе командаларына бирелде. Түбән Кама химик-технологик институты командасы Татарстанның иң яхшы студентлар командасы итеп танылды. Ә иң яхшы мәктәп командасы исемен 122-нче гимназия алды. Аларга 50 мең сум Татарстан Республикасы премиясе тапшырылды.
“Безнең турнирга 12 ел. Ел саен катнашучыларның әзерлеге арта, ә бәйге көчлерәк була бара. Быел бу бигрәк нык сизелде, чөнки турнирда дөнья чемпионаты финалларында ярышкан 5 команда катнашты”, - диде «ICL‑КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков. – Алар баскычына калган катнашучылар, шул исәптән Татарстанның яшь программистлары да, омтыла”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International