Бер атна эчендә Uslugi.tatarstan.ru порталында якынча 5,5 мең кеше “шәхси кабинет” теркәде. Мобиль телефон номеры аша “шәхси кабинет” ачу функциясе 3 апрельдә кертелде. Шуннан бирле сайттагы шәхси битләренә 8,6 мең кеше керде, шул исәптән алдан теркәлгәннәре дә.
Мартта порталга 248,5 мең кеше керде, алар 3,95 млн бит карады. “Шәхси кабинет”лар портал кулланучыларның 15% -ында бар.