КФУ ның Информацион системалар һәм технологияләр югары мәктәбендә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган беренче ачык лекция укылды. Лекция “ГЛОНАСС+12” ның гадәттән тыш оператив хезмәтләрен диспетчерлаштыру һәм координацияләү системасына багышланды.
Система хакында студентларга министрлык департаменты белгече Камилла Сафина сөйләде. Мәктәп автобуслары, транспорт чаралары, гадәттән тыш оператив хезмәтләр мониторингы студентларда зур кызыксыну уятты. Лекция ахырында күп сораулар бирелде. Студент Динә Гыймадиева: “ Бу система бик кызыклы.Татарстанда шундый проектлар гамәлгә керүне бик мөһим дип саныйм”, - диде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ГЛОНАСС +112 системасы 2009 елда эшли башлады. Ул бердәм ведомствоара мәгълүмат тирәлегендә мониторинг үткәрә, һәлакәткә дучар булган кешеләрдән ярдәм сорап килгән шалтыратуларны һәм хәбәрләрне кабул итүне, теркәүне барлык оператив хезмәтләр өчен дә автоматлаштыра.
2011 елда ГЛОНАСС+112 үзәгенә 464 меңнән артык мөрәҗәгать булды. Ай саен якынча 40 мең шалтырату була. Хәбәрләрнең 25 проценты коткаруда берничә төр хезмәтнең берьюлы эшләвен таләп итә. 112 номеры һәлакәтләргә тиз реакция ясарга булыша, 01,02,03,04 номерлы хезмәтләрне башка максаттан булган шалтыратулардан да азат итә.
Хәзер ГЛОНАСС +112 системасына республиканың гадәттән тыш хәлләргә кагылышлы хезмәтләрнең 34 % транспорты беркетелгән. 268 диспетчер үзәкләрендәге 561 эш урынының 298 е кирәкле җиһаз белән тәэмин ителгән.
Чираттагы лекция ИТИСта 14 апрельдә булачак. Темасы: “ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын, шул исәптән универсаль электрон карталар кулланып, үстерү” . ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина студентларга дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү хакында сөйләячәк.
Исегезгә төшерәбез, КФУ базасында оештырылган ИТ-факультетның беренче студентлары 2011 елның сентябрендә укый башлаган иде. 30 абитуриент БДИ имтиханнарында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче уку елына ИТ-парктан шәхси грантлар алды. Бу уку йортында укыту Microsoft, HP, Cisco, IBM һәм башка шундый өр-яңа технологияләргә нигезләнгән авторлаштырылган курсларда алып барыла. Иң мөһим курсларны укырга КФУның, дөньяның танылган университетлары укытучылары чакырыла. Студентлар, икенче курстан алып, алга киткән ИТ-компанияләрдә, шул исәптән ИТ-парк резидент-компанияләрендә практика үтә. Укытуның максаты – Татарстан Республикасының ИТ-өлкәсен үстерү өчен кадрлар булдыру.