Бүген ИТ-паркта Татарстанда беренче тапкыр пенсионерлар арасында олимпиада узды. Оештыручылар – ТР министрлыклары, ТР буенча пенсия фонды, Россия пенсонерлар союзы, ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы, “Татмедиа” агентлыгы.
ИТ-паркта барлыгы 106 кеше булды – Татарстанның һәр муниципаль районыннан икешәр кеше. Алар - “Интернет-озак яшәү” һәм “Компьютер-ликбез” акцияләре кысаларында “Өченче яшь университеты”н тәмамлаучылар, предприятие һәм оешмалар ветераннары. Бәйгенең төп шартларыннан берсе - олимпиадачылар инфокоммуникацияләр кулланучы белгеч булырга тиеш түгел. Бәйгегә сайлауда 14 758 өлкән кеше катнашты.
Олимпиадачыларның уртача яше 64 булды, ә катнашучыларның иң олысына 77 яшь иде. Биремнәр 4 кейстан торды: интернет кулланып виртуаль открытка ясау, Казан турында текст язу, uslugi.ru порталын файдаланып сорау бирү һ.б. Башкарылган эшләр электрон почта аша жюрига җибәрелеп торды.
Олимпиадада катнашучылар һәм җиңүчеләргә 3 меңнән алып 30 мең сумга кадәр сертификатлар тапшырылды. Иң зур баллар җыеп, Лаеш районыннан Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, Актаныш районыннан Маликов Фәнис Рәсүл улы һәм Алабуга районыннан Сираева Мәүлидә Вәлиулла кызы җиңүчеләр булды.