13 апрельдә ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты статусы алу өчен барган алтынчы бәйгегә йомгак ясалды.
Global TechInnovations компаниясе департаменты директоры Алексей Филимонов, TexDrive компаниясе генераль директоры Александр Журба, Fast Lane Ventures аналитигы Андрей Куликов, AlterGeo компаниясеннән Сергей Курлович, Projector Ventures компаниясеннән Леонид Волков һәм Greenfield Project компаниясеннән Ренат Гарипов кергән экспертлар комиссиясе проектлар сайлап алды.
Россия һәм Украинаның 13 шәһәреннән 118 проект буенча заявка кабул ителде, шуларның өчтән бер өлеше – Яр Чаллыдан булды.
Экспертлар комиссиясе карары белән Бизнес-инкубаторның хәзерге резидентлары - SpeakTo, Автодория, Startpack,AlphaSmart, Magazinga, Stepmark, Эффективно.рф, Plusner, КАМАЗ-Спорт - читтән торып эшләүче резидентлар булды, ә 10Tracks проекты инкубаторда калды.
Читтән торып эшләүче Wipsh и AdCaptcha резидентлары хәзер ИТ-паркта урнаша ала.
Appointments и BalalarProduction проектлары резидент статусын югалтты.
Комиссия карары буенча “ТиАйТи Групп", Digital Loyalty System, 10tracks, RealSpeaker, 123 apps, Magazinga, "Современные интернет технологии", "Эттон", "СпортФорт", SpeakTo резидент-компанияләр АКШта стажировка узу мөмкинлеге алды.
Lcor һәм Ecwid проектлары ИТ-парк Бизнес-инкубаторына урнашу хокукы алды.
Читтән торып эшләүче яңа проектлар: Foundook , Avtodelka (Йошкар-Ола), Clomix (Яр Чаллы), ManGet (Яр Чаллы), SpoSpo (Яр Чаллы), Future Today (Яр Чаллы), ChessHouse (Яр Чаллы), Seegnal (Яр Чаллы).
14 апрельдә җиденче конкурска проектлар сайлау өчен заявкалар кабул итү башланды. 9 майда заявкалар алу төгәлләнә.
ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте