Татарстанда 136,5 мең ата-ана балаларының өлгереше хакында sms-хәбәр алып тора

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстанда хәзер 136,5 мең ата-ана укучы балаларының өлгереше, тәртибе хакында хәбәр итүче sms ка язылды. Аларның телефоннарына көн саен 100-120 мең шундый хәбәр җибәрелә.

Мондый хезмәт 2011 елда “Татарстан Республикасы электрон мәгариф системасы” барлыкка килгәннән соң кулланыла башлады. Бу вакыт эчендә 4 миллионга якын хәбәр җибәрелде.

Бу хезмәткә язылу өчен “Татарстан Республикасы электрон мәгариф системасы”нда шәхси кабинетка телефон номерын кертергә кирәк. SMS-тарату бүлегендә язылып, sms-хәбәр алырга ризалашу теркәргә кирәк. Шушы операциядән соң, күрсәтелгән телефон номерына код килә һәм ул шулай ук шәхси кабинетка языла.

Моңа кадәр бу хезмәткә язылмаган ата-аналар кирәкле логин һәм парольне мәктәптә класс җитәкчесеннән ала ала.

Системада 402 мең укучы һәм 350 мең ата-ана теркәлгән. Укучыларга бу электрон көндәлекләр алып барырга, виртуаль факультативта катнашырга, мәгълүмат алмашырга, ә ата-аналарга мәктәп тормышы белән даими танышып барырга мөмкинлек бирә.

 

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International