Дмитрий Медведев белән Ачык хөкүмәт проекты эшче төркеме бүген РИА «Новости» мультимедиа пресс-үзәгендә очрашты. Утырыш Дмитрий Медведев тәкъдим иткән хөкүмәт конфигурациясе һәм аның эшләү механизмына багышланган иде.
Төркемчәнең “ Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге системалар үсеше һәм заманча коммуникация чаралары” темасына караган тәкъдимнәрен төркемчәнең рәистәше ТР вице-премьеры– мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров җиткерде.
Информацион җәмгыять үстерү Советының 2009 елның февраль аенда узган беренче утырышыннан соң Россиядә җитди система үзгәрешләре булды. Электрон хезмәт төшенчәсен билгеләгән ФЗ-210 федераль закон кабул ителде. Шуңа да карамастан, дәүләт хезмәтләрен нәкъ менә электрон рәвештә алу гражданнар өчен отышлырак була дигән объектив сәбәпләр юк, диде ул. Без бертөрле стимуллаштыру чаралары – бонуслар кирәк дип саныйбыз. Мәсәлән, документларны кыскарак вакыт эчендә карау, штрафлар яки пошлиналарны вакытында түләгән өчен комиссияне киметү, яисә кәгазь документлардан баш тарткан өчен төрле өстенлекләр кертергә кирәк, диде Николай Никифоров.
Ул шулай ук мондый комиссияләрне санау кагыйдәләрен унификацияләргә (шул исәптән ТКХ өчен түләгәндә дә) тәкъдим итте.
Иң мөһим социаль өлкәләрдә - мәгариф, сәламәтлек саклау, ТКХ һәм транспортта – дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү дәрәҗәсе дәүләт тарафыннан гарантияләнергә тиеш. Дәүләт һәм шәхси өлкәләрне дә кертеп, дип искәртте Николай Никифоров.
Тагын бер тәкъдим гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә кагылышлы булды. “ Бүген гражданнар хакимият органнарына кәгазьгә язылган хат җибәрми, бу кулай түгел. Интернет һәм заманча элемтә чараларын кулланып, без яңа форматта – фотолар, видеоматериаллар аша - оператив хезмәттәшлек итә алабыз. Хезмәттәшлекнең мондый форматын законлаштыру өчен ул мөрәҗәгатьләрнең кире элемтәсе һәм регламенты булырга тиеш.
Николай Никифоров үзенең чыгышында шулай ук электрон документ әйләнешенә дә тукталды. Россиянең дәүләт хакимияте органнарының документ әйләнеше системасы үзәге булып торган РФ Хөкүмәте Аппаратында кәгазь документлардан баш тарту зарур диде ул.
Николай Никифоров җиткергән дүртенче тәкъдим гомумән элемтә өлкәсен либеральләштерүне күз алдында тота. Элемтәсез яки интернетсыз “Ачык хөкүмәт” идеясе тормышка ашмаячак. Соңгы өч ел эчендә зур алга китеш булса да, проблемалар бик күп, дип саный Николай Никифоров. Мәсәлән, дөньяда һәм Россиядә LTE стандартлы элемтә кертүдә дүрт еллык аерма, челтәрле һәм технологик нейтральлек булмау һ.б.
“Ачык хөкүмәт”нең көтелгән нәтиҗәләре хакында сөйләгәндә, Николай Никифоров алар амбициоз булырга тиеш, диде. Мәсәлән, 2014 елга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү тулаем күләмнең 50 процентын, 2017 елга 85 процентын тәшкил итәргә тиеш. 2013 елга кәгазь белешмәләр юкка чыгарга тиеш, ә 2014 елга хакимият органнарындагы документ әйләнеше тулаем электрон рәвешкә күчеп бетәргә тиеш. Россиядә 2014 елда 60% йорт хуҗалыклары Интернетка 10Мбит/с (20 Мбит\с зур шәһәрләр өчен) тизлек белән керергә тиеш, 2017 елга – 95%. 2015 елда гражданнар электрон имзалы һәм универсаль электрон карта функцияләре булган шәхси документлы булырга тиеш.
Утырышка йомгакны РФ Президенты киңәшчесе Михаил Абызов ясады. Тиешле тәкъдимнәрне туплау чорында 400 эксперт җәлеп ителгән, 200 утырыш узган, 100 артык тәкъдим кабул ителгән, аларның 30-ы Президент Дмитрий Медведев күрсәтмәләре кысаларында тормышка ашырыла.
“ Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге системалар үсеше һәм заманча коммуникация чаралары” юнәлеше җитәкчеләре итеп ТР вице-премьеры -мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм “ХК “Композит” ЯАҖ генераль директоры Леонид Меламед билгеләнде.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте