Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республиканың элемтә операторлары белән берлектә сугыш ветераннарына элемтә ташламалары бирү традициясен дәвам итә.
Татарстанда күп балалы гаиләләргә бирелергә тиеш җир участоклары исемлеге белән интернет аша белеп була – бу яңа төр хезмәт uslugi.tatarstan.ru порталында гамәлгә куелган. Исемлекне карар өчен порталда район исемен, статус һәм җирнең ничек файдаланылачагы хакында язарга кирәк.
Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казан IТ-паркында булды. Ул Казанга эш сәфәре белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Россия куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. рәсми затлар каршы алды.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка асылма элемтә чыбыкларын җир астына күчерү барышы хакында сөйләде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында шәһәр һәм район башлыклары катнашында видеоконференция режимында узды.
Бүген “Таттелеком” ААҖ үзәк офисында ике яңа проектка – “Летай” кәрәзле элемтәсенә һәм Казан урамнарында Wi-Fi технологиясе буенча Интернетка керү системасына старт бирелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Татарстанда ЗАГСка язылу өчен гаризаны хәзер инфомат аша бирергә була. Ике ел элек гамәлгә кергән бу төр хезмәт uslugi.tatarstan.ru порталында иң популярлардан санала. 2011 елда uslugi.tatarstan.ru порталында ЗАГСка керү өчен 22 мең электрон гариза бирелде, ә 2012 ел башыннан гаризалар саны 6,6 меңнән артып китте.
Бүген Казан ИТ-парк Технопаркы һәм Казахстанның Актүбә өлкәсеннән “Актобе” региональ индустриаль технопаркы” компаниясе арасында хезмәттәшлек хакында меморандумга кул куелды. Имзалау Казанга Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясенең визиты кысаларында булды. Документка ИТ-парк генераль директоры урынбасары Руслан Власов һәм “Актобе” технопаркы генераль директоры урынбасары Тлеулес Алдияров кул куйдылар.