Татарстанда ЗАГСка язылу өчен гаризаны хәзер инфомат аша бирергә була. Ике ел элек гамәлгә кергән бу төр хезмәт uslugi.tatarstan.ru порталында иң популярлардан санала.
2011 елда uslugi.tatarstan.ru порталында ЗАГСка керү өчен 22 мең электрон гариза бирелде, ә 2012 ел башыннан гаризалар саны 6,6 меңнән артып китте.
Бу хезмәтне инфоматлар аша башкару хакындагы карар кайбер парларның дәүләт пошлинасы түләү өчен банк карталары булмау сәбәпле кабул ителде. Хәзер өйләнешү өчен гариза тутырып җибәрү, кирәкле вакыт һәм язылышу урынын сайлау, дәүләт пошлинасын комиссиясез акчалата түләү һәм гаризага кул кую өчен ЗАГСКа кабул ителүгә язылу хәзер “электрон хөкүмәт” терминалы аша башкарыла.