Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка асылма элемтә чыбыкларын җир астына күчерү барышы хакында сөйләде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында шәһәр һәм район башлыклары катнашында видеоконференция режимында узды.
Министр әйтүенә караганда, бүгенгә чыбыкларның 10 проценты җир астына күчерелгән, тагын 20 проценты хакында элемтә операторлары белән кирәкле килешүләр төзелгән. Закон бозган өчен юридик затларны административ штрафка тартып 581 карар кабул ителгән һәм 76 миллион сумлык штраф салынган. Бу санкцияләрнең күбесе Казанга карый, дип искәртте Николай Никифоров.
Тикшерү вакытында кайбер шәһәрләрдә ялган мәгълүмат бирү һәм закон бозуларны күрсәтмәү фактлары булды, дип әйтте вице-премьер. Мәсәлән, Алабугадан килгән асылма элемтә линияләре күләме һәм 2011 елда башкарылган эш хакындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. ТР Министрлар Кабинетының 1159-р номерлы карары шулай ук үтәлмәгән. Шундый ук проблемалар Яшел Үзәндә, Чистайда бар. Чистайда, мәсәлән,”Квант” ААҖ хакындагы мәгълүмат элемтә операторлары саны отчетына бөтенләй кермәгән.
Якын айларда Татарстанның зур шәһәрләрендә асылма элемтә линияләрен җир астына күчерү эше җанландырылачак, дип азсызыклады министр. Май аенда ук 36 километр чыбык алыначак.
Асылма элемтә линияләре – башбаштаклык, моңа каршы көрәшергә кирәк, һәм бу сезнең эш, дип резюме ясады Президент Рөстәм Миңнеханов шәһәр администрациясе башлыкларына мөрәҗәгать итеп.