ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

 Бүген программистлар, система администраторлары, интернет-провайдерлар, веб-дизайнерлар, интернет-басмалар редакторлары һәм барлык информацион технологияләр өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәм көне.

Татарстанның ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы Тува Республикасында гамәлгә керәчәк. Системага беренче чиратта башкарма хакимият органнары тоташачак, ә 2012 елның көзенә - муниципалитетлар, дип хәбәр итә Тува Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайты.

Юллар торышы, законсыз чүплекләр һәм юл хәрәкәте оештыру – Татарстанда яшәүчеләрдә иң зур борчылу тудыра торган проблемалар.


16
май, 2012 ел
чәршәмбе

Россиягә эш сәфәре кысаларында Татарстанга килгән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовка һәм аны озатып йөрүче делегация әгъзаларына бүген Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсешен презентацияләделәр. Казан IТ-паркында узган чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


14
май, 2012 ел
дүшәмбе

Казанның югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы, аның Яр Чаллыдагы филиалы һәм “Химград” технополисы Россия Элемтә министрлыгы гамәлгә ашыра торган “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар оештыру” дәүләт программасы буенча төзелгән технопарклар рейтингында беренче юлда тора.

12 майда ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәге һәм ИТ-парк хезмәткәрләре гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты.


12
май, 2012 ел
шимбә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче uslugi.tatarstan.ru порталына керүче 44 меңнән артык кеше “шәхси кабинет” куллана. Яңартылган функцияле бу хезмәт апрель башында эшли башлады, ә узган айда, бу хезмәтне уңайлы дип табып, 16 мең кеше үзенең шәхси битен булдырды.

Узган елда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче uslugi.tatarstan.ru порталында ЗАГС электрон хезмәтләре шактый артты. Алар арасында иң популяр булып өйләнешү өчен гариза бирү тора.

12-13 майда Казанда беренче тапкыр “Коммуникация көннәре” булачак. Бәйрәм Радио көненә һәм Халыкара электр элемтәсе һәм мәгълүмати җәмәгатьчелек көненә багышлана һәм берьюлы илнең берничә зур шәһәрендә узачак. Төп максат - җәмәгатьчелекне телекоммуникацияләр өлкәсенең яңа мөмкинлекләре белән таныштыру һәм законсыз Интернет-контент белән көрәш.


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

12 майда Казанда элемтә электротехникумы ачык ишекләр көне үткәрә. Бу көнне абитуриентлар керү имтиханнары программасы, техникумның уку һәм укудан тыш эшчәнлеге белән танышачак, шулай ук элемтә музеенда, мастерскойларда һәм заманча җиһазландырылган лабораторияләрдә булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International