ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы “Урман утырту көне” акциясендә катнашты

2012 елның 14 мае, дүшәмбе

12 майда ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәге һәм ИТ-парк хезмәткәрләре гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты.

“Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Биектау участок урманчылыгындагы 99 нчы урман кварталы каенлыгында истәлекле утыртмаларга нигез салды. Каенлык – Казан шәһәре Совет районы халкының яратып ял итү урыны һәм “Сабантуй” милли бәйрәмен уздыру җире. Моннан алдагы елларда булып узган давыллар әлеге каенлыкка зур зыян китергән иде. Берничә елдан элеккеге матурлыкны яңадан утыртылган нарат, каен һәм имәннәр кире кайтарыр.

Бу акция ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 2 маенда чыккан 683 номерлы карары нигезендә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International