uslugi.tatarstan.ru порталына керүче 44 меңнән артык кеше “шәхси кабинет” куллана

2012 елның 12 мае, шимбә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче uslugi.tatarstan.ru порталына керүче 44 меңнән артык кеше “шәхси кабинет” куллана. Яңартылган функцияле бу хезмәт апрель башында эшли башлады, ә узган айда, бу хезмәтне уңайлы дип табып, 16 мең кеше үзенең шәхси битен булдырды.

“Шәхси кабинет”ны теркәү бик ансат - мобиль телефон номеры аша. Аны логин итеп истә калдырырга була, онытылган очракта парольне дә sms-хәбәр рәвешендә алып була. “Шәхси кабинет”та штрафлар түләү өчен берничә автомобиль, ТКХ түләүләре өчен берничә фатир теркәп була. Монда ук уку өлгерешен карап бару, мәктәп яңалыкларын белеп тору өчен берничә бала турында мәгълүмат кертеп була. Шулай ук “Таттелеком” элемтә операторы хезмәте өчен түләү хакында белешмә алып була.

Төрле хезмәтләр өчен түләүдә MasterCard һәм Visa карталары кулланган очракта, аларның номерын кабат-кабат җыярга кирәк түгел. “Шәхси кабинет”та берничә карта номерын да тотарга була. Номерларның саклыгы дөньякүләм куркынычсызлык стандартларына туры килә.

Банк картасы ярдәмендә берьюлы берничә штраф түләп була - бу төр хезмәтне гражданнар күптән көтәләр иде. 

Салым, штраф, ТКХ счетлары хакында белешмә алу шулай ук шактый ансатлашты. Кулланучылар, әгәр “шәхси кабинет”лары булса, кирәкле мәгълүматны электрон почта яки sms аша, порталга кермичә дә, алып торалар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International