17 май – Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмати җәмгыять көне

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

 Бүген программистлар, система администраторлары, интернет-провайдерлар, веб-дизайнерлар, интернет-басмалар редакторлары һәм барлык информацион технологияләр өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәм көне.

Мәгълүмати технологияләр цивилизация йөзен үзгәртте. Алар дөньякүләм икътисадны “шартлатты”, шуның белән җитешетерелә торган продукциянең күләме һәм сыйфаты кискен артты.

Бу бәйрәм хәзер Халыкара электр элемтәсе союзы дип аталучы Халыкара телеграф союзы оештырылган көнне билгеләнә. Әлеге оешма 1865 елда барлыкка килә, аның максаты – радиоешлыкларны дөньякүләм куллану һәм телекоммуникацияләр һәм радио өлкәләрендә киңәшләр бирү була. Бу оешма биргән стандартлар мәҗбүри булмасалар да, дөньяда киң яклау таба, ёщм алар үз чиратында провайдерларга элемтә хезмәтен дөнькүләм җәелдеререгә мөмкинлек бирә.

Хәзер Халыкара электр элемтәсе союзына 200 ил керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International