ЗАГС электрон хезмәтләре артты

2012 елның 12 мае, шимбә

Узган елда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче uslugi.tatarstan.ru порталында ЗАГС электрон хезмәтләре шактый артты. Алар арасында иң популяр булып өйләнешү өчен гариза бирү тора.

Хәзер бала тууны теркәү, исем алмаштыру, үлем-җитү теркәү, аерылышу теркәү кебек гаризаларны электрон рәвештә биреп була. Апостиль кую, гражданлык хәленең башка төр документларына үзгәреш кертү хезмәтләре дә электрон рәвештә бирелә. Шушы порталда ук кирәкле дәүләт пошлиналарын банк картасы ярдәмендә түләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International