«Халык контроле» темаларының иң актуале – юллар торышы

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Юллар торышы, законсыз чүплекләр һәм юл хәрәкәте оештыру – Татарстанда яшәүчеләрдә иң зур борчылу тудыра торган проблемалар.

“Халык контроле” хезмәтен гамәлгә куйганнан бирле uslugi.tatarstan.ru порталына республика шәһәрләрендә юл торышы хакында 80 хәбәр килде, аларны меңнән артык кеше хуплады. Бүгенгә чүплекләр хакында 27 мәгълүмат контрольдә тора, аларны 764 кеше хуплады, 427 кеше юл хәрәкәтен оештыру сыйфатыннан кәнәгать түгел, алар бу проблемага кагылышлы 22 мөрәҗәгатьне хуплады.

Исегезгә төшерәбез, порталда шәһәр төзекләндерү, җәмәгать транспорты, сату-алу, элемтә сыйфаты, юллар торышы, медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле мөрәҗәгатьләр урнаштырырга була. Проблема хакында язып, аңа фото яки видеофайл беркетеп була һәм ул урынны картада билгеләп куярга да мөмкинлек бар. Монда ук башка кешеләр мөрәҗәгатен дә хуплап тамга салырга мөмкин.

Кузгатылган проблеманы чишү кайсы ведомствога йөкләнүен, нинди чаралар күрелүен һәм эшләнгән эшнең нәтиҗәсе хакындагы фотоны шушы ук порталда күреп була. Кулланучылар проблема ничек чишелүе хакында да, эшнең сыйфаты хакында да белешмә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International