12-13 майда Казанда беренче тапкыр “Коммуникация көннәре” булачак. Бәйрәм Радио көненә һәм Халыкара электр элемтәсе һәм мәгълүмати җәмәгатьчелек көненә багышлана һәм берьюлы илнең берничә зур шәһәрендә узачак. Төп максат - җәмәгатьчелекне телекоммуникацияләр өлкәсенең яңа мөмкинлекләре белән таныштыру һәм законсыз Интернет-контент белән көрәш.
Бәйрәм чараларын Казанда “МегаФон” компаниясе һәм ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы оештыра. Төп чара Галиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры мәйданчыгында булачак. Монда һәркем үзенә кызыклы шөгыль табачак: балаларга “мобиль дәрес”ләр, олыраклар өчен WiFi-зона, гаджетлар һәм яңа төр хезмәтләр күргәзмәсе, шулай ук шоу-программа күздә тотылган.
Бүген “Татарстан Почтасы” “Коммуникация көннәренең” беренче бәйрәм көне уңаеннан чыккан махсус конвертка штамп сугу церемониясен үткәрә.
“Коммуникация көннәре” беренче тапкыр 2010 елда Санкт-Петербургта Петропавлов крепостенда узды, Россиядә бүген 3 нче тапкыр була һәм ел саен аның географиясе киңәя бара.