Татарстан Республикасы 2012 ел нәтиҗәләре буенча югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарклар рейтингында беренче урынга чыкты

2012 елның 14 мае, дүшәмбе

Казанның югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы, аның Яр Чаллыдагы филиалы һәм “Химград” технополисы Россия Элемтә министрлыгы гамәлгә ашыра торган “Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар оештыру” дәүләт программасы буенча төзелгән технопарклар рейтингында беренче юлда тора. Бу хакта бүген ведомствоара комиссия утырышында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Илья Массух белдерде. Татарстан Республикасы бу рейтингта икенче ел лидерлар рәтендә тора.

Икенче урында Новосибирск “Академпарк”ы, өченче – Самара өлкәсенең “Жигулевская долина” технопаркы. Рейтинг төзегәндә технопаркларның бюджетка файдасы, финанслау күләме, эш урыннары саны һәм 2011 ел нәтиҗәләре буенча технопаркларның тулаем   табышы исәпкә алынды.

Казан ИТ-паркы – заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителгән комплекс. Ул яңа эшли башлаучы яки үсеп килүче ИТ-компанияләргә проектлаштыру этабында, яңа югары технологияле продуктлар булдыру һәм аларны базарга чыгару өчен дөньякүләм стандартлар буенча уңайлы шартлар тудыра. Объектның смета буенча билгеләнгән бәясе – 2,5 млрд сум. 

ИТ-парк резидент-компанияләренең төп юнәлеше – үзебездә эшләнгән программалар белән тәэмин итү, шул исәптән “Электрон хөкүмәт” һәм “Электрон дәүләт хезмәтләре” өлкәсендә.

Бүген ИТ-парк 100% тулы – 64 резидент-компанияләрдә 1,5 мең хезмәткәр эшли. 2011 елда ИТ-парк резидентлары $100 млн табыш китерде. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 24 яшь, уртача хезмәт хакы республика буенча уртача хезмәт хакыннан 1,5 тапкыр артык.

2011 елда монда Бизнес-инкубатор ачылды, ул 100 % тулы. ИТ-паркның 3 нче катында 980 кв м мәйдан биләп тора, 120 эш урынына исәпләнгән.

Хәзер Яр Чаллы шәһәрендә ИТ-паркның икенче мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Аның мәйданы 23,3 мең кв м була һәм ул машина төзелеше өлкәсендәге эшләнмәләрдә специальләшә. ИТ-парк структурасына Инновацион үзәк, Перспектив эшләнмәләр үзәге һәм Бизнес-үзәк керәчәк. Яр Чаллыдагы ИТ-парк Казан белән элемтә каналы аша бәйләнештә торачак, бу Чаллы резидентларына Казан ИТ-парк ресурсларын һәм инфрастуктурасын тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Чаллы филиалында 900 кеше, 60 резидент-компания урнашыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International