Татарстанның ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы Тува Республикасында гамәлгә керәчәк. Системага беренче чиратта башкарма хакимият органнары тоташачак, ә 2012 елның көзенә - муниципалитетлар, дип хәбәр итә Тува Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайты.
“Информацион технологияләр җәелдерүдә, шул исәптән дәүләт хакимияте органнарында да, Татарстан Россия төбәкләре арасында лидер булып тора. Монда эшләнгән электрон документ әйләнеше системасы “болытлы технологияләр” принцибында интернет хезмәтен үти һәм кулланучыларны программа тәэминаты, операцион система һәм югары бәяле җиһазлар алудан коткара”, - диелә сайтта.
Татарстан Республикасында бу система “болытлы технологияләр” буенча 2006 елдан алып эшли. Бүген аңа барлык министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар тоташкан, 2,7 мең дәүләти һәм муниципаль учреждениеләр һәм шулай ук 400 коммерциячел оешма тоташкан. Күп җитәкчеләр системада IPad планшетына урнаштырылучы “мобиль офис” ярдәмендә эш башкара. “Мобиль офис”ларда Тува Хөкүмәте әгъзалары да эшләячәк.
Мондый документ әйләнешен кертеп, Тува Хөкүмәте Мәскәү Хөкүмәте һәм Россия Финанслар министрлыгы белән бер компаниядә булачак, алар инде быел яз бу системаны куллана башлады.