12 майда Казанда элемтә электротехникумы ачык ишекләр көне үткәрә. Бу көнне абитуриентлар керү имтиханнары программасы, техникумның уку һәм укудан тыш эшчәнлеге белән танышачак, шулай ук элемтә музеенда, мастерскойларда һәм заманча җиһазландырылган лабораторияләрдә булачак.
Бүген техникумда 100 дән артык югары квалификацияле укытучылар эшли. Булачак элемтә хезмәткәрләренә алар заманча, югары сыйфатлы теоретик һәм практик белем җиткерәләр.
Казан элемтә электротехникумы 1932 елда оеша. Ул Татарстаннның һөнәри белем бирүче иң эре уку йортларыннан берсе. Барысы техникумнан 35 меңнән артык белгеч чыккан, алар республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә эш табып тора. Казанның элемтә предприятиеләрендәге урта буын белгечәрнең 80 проценты тирәсе әлеге техникумны тәмамлаучылар.
Искәрмә: 2012 елның январь аенда техникум Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагына тапшырылды.Элек ул Федераль элемтә агентлыгына карый иде.