Россиягә эш сәфәре кысаларында Татарстанга килгән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовка һәм аны озатып йөрүче делегация әгъзаларына бүген Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсешен презентацияләделәр. Казан IТ-паркында узган чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
ИТ-паркта делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм IТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды. Дәрәҗәле кунаклар югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Казан IТ-паркы инфраструктурасы, аның резидентлар сәясәте, монда урнашкан резидент-компанияләр проектлары белән танышты. Николай Никифоров шулай ук Казан IТ-паркның Чаллыда икенче мәйданы төзелеше һәм Казан янында төзеләчәк инновацион шәһәрчек - Иннополис проекты хакында сөйләде.
Министр кунакларга “Электрон Татарстан”, “Электрон мәгариф”, “Электрон сәламәтлек саклау” проектлары һ.б. хакында сөйләде. Ул Татарстанда бүген йорт хуҗалыкларының 62 процентының Интернетка ялгануына, үткәргечле телефон элемтәсе, яңа буын кәрәзле элемтәнең ныклы үсешенә, республикада ай саен 1 млн 250 мең дәүләт хезмәтенең электрон формада күрсәтелүенә аерым басым ясады.
Гурбангулы Бердымөхәммәтовка шулай ук ведомствоаара электрон документ әйләнеше системасы һәм аның IPad планшетындагы мобиль версиясе күрсәтелде. Президент Рөстәм Миңнеханов системаның ни дәрәҗәдә уңайлы булуы һәм нинди мөмкинлекләр тудыруы хакында сөйләде – мәсәлән, ул үзе документларны карап, алар буенча йомышлар гына биреп калмый, ә республиканың төп экономик күрсәткечләре хакындагы отчетларны карый һәм массакүләм мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрне дә карап бара.
Соңрак Гурбангулы Бердымөхәммәтов җитәкчелегендәге делегация әгъзалары “ГЛОНАСС+112” төбәк үзәгендә, Бизнес-инкубаторда булды. Соңгысында ике резидент-компаниянең - “Аvtodoria” һәм “Эйдос” җәмгыятьләренең кунакларны кызыктырырлык проектлары тәкъдим ителде. Беренче компания кунакларга юлларда уртача тизлекне үлчи торган “Автодория” системасын, икенчесе медицина, машина төзелеше, гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә эшләүче белгечләрне әзерләүдә кулланылучы тренажерлар комплексын презентацияләде.