Казанда “Шәһәр элемтә бүлегенең иң яхшы җитәкчесе 2012” һәм “Авыл элемтә бүлегенең иң яхшы җитәкчесе 2012” Бөтероссия профессиональ осталык конкурсының региональ этабы булды.
Конкурсның максаты – профессиональ белемне арттыру, эш сыйфатын һәм элемтә бүлекләре эшчеләренә хезмәт күрсәтүне яхшырту.
Бәйгедә репсублика районнарыннан 27 элемтә бүлеге хезмәткәре катнашты, алар үзләренең шәхси казанышларын, иҗади сәләтләрен күрсәтте.
“Шәһәр элемтә бүлегенең иң яхшы җитәкчесе 2012” номинациясендә Казан почтамтының 420094 элемтә бүлеге башлыгы ьанна Ахунҗанова җиңде. “Авыл элемтә бүлегенең иң яхшы җитәкчесе 2012” дигән исемне Казан районара почтамтының Шомбыт бүлеге җитәкчесе Әнисә Гыйззәтуллина алды.
Җиңүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар дипломнар һәм акчалата бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.
Май ахырында Казанда “Россия почтасы” компаниясенең 14 филиалыннан региональ конкурсларда җиңүчеләр җыелачак, алар Идел буе федераль округы мактаулы исемнәре өчен көрәшәчәк. Анда эш стажы 1 елдан да ким булмаган хезмәткәрләр катнашачак.