Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казан IТ-паркында булды. Ул Казанга эш сәфәре белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, Россия куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. рәсми затлар каршы алды.
Россия Президенты вәкаләтлесе һәм аны озата барган затлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дәүләти һәм хосусый проектлар гамәлгә ашырыла торган заманча мәйданчык саналган Казан IТ-паркында «электрон хөкүмәт» һәм инновация өлкәләрендәге Татарстанның яңа проектлары белән танышты. Экскурсияне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров үткәрде. Ул Казан янында 150 мең кеше - мәгълүмати технологияләр өлкәсе белгечләре яшәп эшләячәк яңа иярчен-шәһәр – Иннополис булдыру перспективалары турында сөйләде, шулай ук илебездә бүген иң куәтлеләреннән берсе булган, үзенчәлекле инфраструктур элементлы ДАТА-үзәккә ия IТ-парк мөмкинлекләре белән таныштырды.
IТ-парк коференц-залында Михаил Бабич ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре һәм Татарстан үрнәгендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүне кертү мәсьәләсе буенча чакырылган экспертлар катнашында эш киңәшмәсе уздырды. Очрашу барышында Н.Никифоров билгеләп үткәнчә, республикабызның инфраструктур яктан югары әзерлекле булуын исәпкә алып (ТРда йорт хуҗалыкларының 62 проценты Интернетка керә ала), хәзерге вакытта электрон хезмәтләргә ихтыяҗ тәкъдимнәрдән сизелерлек арткан. Соңгы белешмәләр буенча, Татарстанда ай саен электрон рәвештә 1,1 млн. тирәсе хезмәт күрсәтү очрагы билгеле. Республика министрлыгы планында – барлык дәүләт хезмәтләренең яртысын электрон рәвештә күрсәтү. Куелган максатларга ирешүнең өстенлекле ягы дип, Н.Никифоров эргономиялелеккә омтылуны, дәүләт хезмәте ихтыяҗы буенча мөрәҗәгать итү һәм андый хезмәт күрсәтү вакытында артык “адымнар”ны бетерүне, мобиль Интернетны куллануны, интерфейсны социаль челтәрләр кебек персонификацияләүне атады. М.Бабич фикеренчә, әлеге тәҗрибә игътибарга лаек.
Киңәшмәдә шулай ук төбәкләрнең 2012 елның 1 июленә - ФЗ-210 “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү оештыру” федераль законы гамәлгә керү вакытына - әзерлек мәсьәләсе каралды. Аерым алганда, регионнарга үз дәүләт хезмәтләре сайтларын булдыруны тыю мәгъкуль булмавы турында әйтелде.
Киңәшмәдән соң Михаил Бабич ГЛОНАСС+112 системасында оператив хезмәтләр эшен координацияләүне карады, Бизнес-инкубаторда “Эффективно.рф”,”Автодория” һәм “Эйдос” проектлары белән танышты.
“Эффективно.рф” проекты дәүләт һәм коммерциячел предприятиеләр хезмәткәрләренең идарә итү компетенцияләренә читтән торып электрон рәвештә бәя бирә.
“Эйдос” компаниясе аналоглары булмаган тренажерлар тәкъдим итә. Мәсәлән, лапароскопия тренажеры симуляторында медперсонал операциягә кадәр үк күнегү ала ала.
“Автодория” вәкилләре М7 трассасының Мәскәү-Уфа участогын юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны тоталь раслау өчен җиһазлар белән тәэмин итү хакында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез: 17 апрель көнне РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Владислав Сурков 32 регион башлыклары катнашында уздырган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Автодория” системасын Түбән Новгород, Казан аша Мәскәүдән Уфага хәтле булган юлны җиһазлау мөмкинлеген тәкъдим иткән иде.
Соңрак ТР дәүләт заказлары буенча агентлык генераль директоры Яков Геллер Михаил Бабичка мәгълүмати системалар күрсәтте.
Визит азагында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле барлык күрсәтелгән проектлар буенча, федераль округта куллану максатыннан, конкрет тәкъдимнәр исемлеген булдырырга кушты.