Россия Президенты Дмитрий Медведев дәүләт органнарының эш сыйфатын бәяләү критерийларының иң мөһиме итеп электрон технологияләр кертү дәрәҗәсен атый

2012 елның 24 апреле, сишәмбе

Җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә электрон технологияләр үстерү дәрәҗәсен дәүләт органнарының эшен бәяләү өчен иң мөһим критерий дип саный Россия Президенты Дмитрий Медведев.

Зур Кремль сараеның Георгий залында узган утырышта Хөкүмәт әгъзалары, регионнар җитәкчеләре, югары судлар рәисләре, Президент Администрациясе җитәкчелеге, парламент палаталары рәисләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр катнашты.

Дмитрий Медведев    үз чыгышында “Открытое праивтельство”- “Ачык хөкүмәт” темасына да кагылды. Аның илдә демократия үсешендә, дәүләтнең сыйфатын ныгытуда һәм үстерүдә аерым бер әһәмиятен билгеләде. “Ачык хөкүмәт” системасын формалаштыру буенча эш төркеме тарафыннан детальләштерелгән, дәүләт идарәчелеген, кадрлар сәясәтен яхшырту, конкуренция һәм эшмәкәрлек үстерү өчен, коррупциягә каршы көрәшү өчен нык алга сикерешле тәкъдимнәр ясалды.

“Ачык хөкүмәт” гражданнар белән даими бәйләнеш чыганагы булырга тиеш, диде Президент. Ул актив гражданнарга һәм эксперт төркемнәргә дәүләт хакимияте карарларын әзерләүдә катнашырга мөмкинлек бирергә тиеш һәм шулай итеп чиновникларның үз эшләрен үзләре бәяләүгә абсолют монополиясен җимерергә тиеш.

Моннан тыш, “Ачык хөкүмәт” – “үтә күренмәле”, гражданнар өчен гади, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне нәтиҗәле файдалану системасы. Бу иң элек контактсыз электрон технологияләр кертү, документ әйләнешен минимальләштерү, шулай ук мондый хезмәт күрсәтүчеләрнең эшен дөрес бәяләү мөмкинлеге һәм, берсүзсез, барлыкка килә торган проблемаларны тиз арада хәл итү.

“Илнең бөтен территориясендә интернет җәелдереп, без гражданнарны тулаем электрон идентификацияләүгә, электрон демократиянең нәтиҗәле механизмнарына күчә алабыз”, - диде Президент.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International