Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республиканың элемтә операторлары белән берлектә сугыш ветераннарына элемтә ташламалары бирү традициясен дәвам итә. 2012 елның маенда түбәндәге чаралар күздә тотыла:
Чыбыклы телефон элемтәсе операторлары:
- фатир телефоннарыннан, сөйләшү пунктларыннан, сату офисларыннан, госпитальләр, шифаханәләр, картлар йортлары телефоннарынан зона эчендәге, шәһәрара, халыкара телефон (БДБ илләре, Балтия, Грузия, Абхазия юнәлешләрендә) ветераннарга бушлай тоташтырулар;
- 2012 елның 9 маенда фатир телефоннарыннан, сөйләшү пунктларыннан, элемтә бүлекләреннән, сату офисларыннан теләсә нинди эчтәлекле һәм теләсә нинди вакытка исәпләнгән бушлай эчке телеграммалар җибәрү;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарына (ошибка в русском тексте) 2012 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр бушлай телефон кертү.
Кәрәзле телефон операторлары:
- “Мобиль ТелеСистемалар” ААҖ ветераннарга бөтен Россия буенча бер елга МТС абонентларына лимитсыз шалтырату өчен бушлай тоташтыру мөмкинлеге бирә. Акция 7 майдан 9 майга кадәр элемтә салоннарында барачак. Акциядә катнашу өчен Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгын яки тыл ветераны таныклыгын күрсәтү җитә. Бушлай сөйләшү чикләнмәгән вакытка, көнлек түләүсез һәм тоташтыру өчен түләүсез бирелә.
- Ветераннар өчен “Фронтташ дусларга шалтырату” акциясе уздырыла – Россиянең барлык төбәкләренә, чикләнмәгән вакытка сату офисларында, бәйрәм итү урыннарында бирелә;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарына массакүләм бәйрәм оештырылган урыннарда бушлай тоташтыру бирелә;
- 05.05.2012 сәг.12-00 дән 16-00 га кадәр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы бинасында “Вымпелком” ААҖ элемтә өлкәсендә эшләгән ветераннарга мобиль телефоннардан бушлай шәһәрара һәм халыкара шалтырату мөмкинлеге бирә.
Кабельле телевидение операторлары:
-ветераннарга кабельле телевидениегә тоташу өчен ташламалы тариф бирә.
“Татарстан почтасы “-“Россия почтасы” филиалы операторы:
- Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта катнашучыларга, I-II группа инвалидларга газета һәм журналларга язылу һәм тарату өчен 20% ташлама бирә;
- күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә газета-журналларга язылу һәм тарату өчен бушлай заказ кабул итә.