Татарстанда күп балалы гаиләләргә бирелергә тиеш җир участоклары исемлеге белән интернет аша белеп була – бу яңа төр хезмәт uslugi.tatarstan.ru порталында гамәлгә куелган.
Исемлекне карар өчен порталда район исемен, статус һәм җирнең ничек файдаланылачагы хакында язарга кирәк.
Гаризалар кабул ителә башлаганнан бирле күп балалы гаиләләрдән 14,6 мең гариза алынды, шуларның 1,5 меңе портал аша электрон рәвештә бирелгән.
Порталга керүчеләр игътибарына: хәзер участоклар хакында тулы мәгълүмат җыела, шуңа күрә кайбер районнарда үзгәрешләр булырга мөмкин. Җирле үзидарә органнары белгечләре хәзер кирәкле язуларны тутыралар, якын арада республиканың барлык районнары буенча да тулы мәгълүмат булачак.