Бүген Казан ИТ-парк Технопаркы һәм Казахстанның Актүбә өлкәсеннән “Актобе” региональ индустриаль технопаркы” компаниясе арасында хезмәттәшлек хакында меморандумга кул куелды.
Имзалау Казанга Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясенең визиты кысаларында булды. Документка ИТ-парк генераль директоры урынбасары Руслан Власов һәм “Актобе” технопаркы генераль директоры урынбасары Тлеулес Алдияров кул куйдылар.
Мондый инициатива белән казахстанлылар чыкты. Тлеулес Алдияров сүзләренә караганда, “Актобе” технопаркы эше күбрәк тау-металлургия өлкәсенә юнәлдерелгән, ләкин заман ИТ-технологияләр үстерү таләп итә. Без Казан ИТ-паркыннан күп нәрсәгә өйрәнербез, диде ул.
Меморандум кысаларында Татарстан һәм Казахстанның конкурентлы иктисадын үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек интеллектуаль потенциалны һәм яңа белемнәрне коммерциализацияләүгә нигезләнә.