«Таттелеком» мобиль элемтә һәм урам Wi-Fi челтәре проектларын гамәлгә кертте

2012 елның 27 апреле, җомга

Бүген “Таттелеком” ААҖ үзәк офисында ике яңа проектка – “Летай” кәрәзле элемтәсенә һәм Казан урамнарында Wi-Fi технологиясе буенча Интернетка керү системасына старт бирелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Башта ТР Президенты компаниянең перспектив эшләнмәләре белән танышты. Шуларның берсе гражданнарга өйдән еракта булганда да торакларын контрольдә тотарга ярдәм итүче “Акыллы йорт” интеллектуаль системасы. Эшләнмәләрнең авторлары сүзләренә караганда, мондый җиһазның төп комплекты 18 мең сум тора, бу базардагы башка аналоглар бәясенә караганда арзанрак. Президент “Таттелеком”га бу җиһазны лизинг белән сатарга тәкъдим итте.

Компаниянең тагын бер перспективалы проекты – IPTV. Бу телевидение тапшыруларын интернет-канал аша кабул итү. Телеканаллар карау өчен махсус приставка гына куелырга тиеш. Генераль директор Лотфулла Шәфигуллин әйтүенчә, “Таттелеком” копаниясе республика районнарында кабельле телевидение хезмәтен күрсәтүче бердән бер оператор булып тора. Хәзер IPTV пакеты абонентларга стандарт программалардан тыш 6 республика каналын, шул исәптән Яшел Үзән һәм Байлар Сабасы җирле телевидение каналларын тәкъдим итә. Моннан тыш телевидение карау өчен куела торган приставка кире элемтә бирә һәм Татарстандагы электрон дәүләт хезмәтләрен аның аша башкарып була.

ТР вице-премьеры-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров республикада җәелгән инфраструктура нигезендә “Таттелеком” үзенең абонентларына яңа хезмәтләр тәкъдим итә, IPTV шуңа бер өстәмә булырга тиеш, дип өстәде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә үзләренең хезмәтләрен базарга тизрәк кертергә тәкъдим итте. “Сез агрессиврак һәм сыгылмалырак булырга тиешсез. Сезнең инфраструктурагыз бар, хезмәтләрегезне активрак таратыгыз”, - диде ул.

Тантанада Татарстан Президенты ике яңа масштаблы проектка старт бирде: “Летай” кәрәзле элемтәсе һәм Казан урамнарында Wi-Fi технологиясе буенча Интернетка керү системасы

“Летай” элемтәсен компания “виртуаль оператор” исемле MVNO  схемасы буенча эшли. Республикада ешлыклар диапозоны беткәнлектән, “Таттелеком” яңа станцияләр төземичә генә, “Смартс” ААҖ челтәрен файдалана. Шул ук вакытта компания үзенең оптик транспорт челтәрен, коммутация җиһазларын, шулай ук үз контакт-үзәген, дилерлар челтәрен һәм сату офисларын файдаланып эшли. Компания вәкилләре фикеренчә, “Таттелеком” хәзер “Смартс”ның 200 база станциясен куллана, территорияне тулаем каплау өчен моннан тыш “Смартс” тагын 80 база булдырачак.

Икенче проект - Wi-Fi челтәре белән каплауны күздә тоткан “Һәрвакыт челтәрдә” глобаль проекты. “Һәрвакыт челтәрдә” дигән глобаль проект Wi-Fi технологиясе буенча Интернет элемтә мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә. Ул беренче этапта шушындый үткәргечсез технология буенча Казанның үзәк урамнарында, паркларында, шәһәр халкы яратып йөри торган урыннарда тоткарлыксыз Интернеттан файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Шуны күздә тотып башкалада халык күп йөри торган урыннарда 150 элемтәгә керү ноктасы урнаштырылачак. Бу нокталар 100 метрлы радиуста университетларда, кунакханәләрдә, тулай торакларда кафе һәм ресторанннарда эшләп килүче мең “хот-стоп”ны тулыландырачак. Аның төп үзенчәлеге - хәрәкәт итүче абонентка элемтәне өзмичә тәкъдим итү. Өйләрендә Wi-Fi элемтәсе булган “Таттелеком” абонентлары урамда да үз парольләре белән яисә түләүсез (бу очракта тизлек киметелә) элемтәгә ялгана ала.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада билгеләп үткәнчә, бүгенге заманда һәм идарә системасында коммуникацияләр гаять мөһим роль уйный. Бүген эшләтеп җибәрелгән проектларга килгәндә, Президент аларның элемтә хезмәтләренең үтемлелеген, сыйфатын тәэмин итүдәге, халыкка тагын да уңайлырак шартлар тудырудагы ролен искәртте. “Таттелеком” бу юнәлештә тагын да агрессиврак алга барырга, халыкка тагын да сыйфатлырак хезмәтләр тәкъдим итәргә тиеш”, - дип, ул бу проектларның уңышлы булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International