WPP компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Мартин Сорэлл һәм WPP һәм Яндекс компанияләре директорлар советы әгъзасы Эстер Дайсон бүген югары технологияләр өлкәсендә эшләүче ИТ-парк Технопаркында булдылар.
Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров озатып йөрде. Технопаркның тарихы, ике еллык эш нәтиҗәләре, проектны киңәйтү - Яр Чаллы шәһәрендә тагын бер мәйданчык төзү хакында Мартин Соррэлга һәм Эстер Дайсонга Динар Насыйров сөйләде. Николай Никифоров электрон хөкүмәт системасындагы мөһим проектлар, шул исәптән, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү проекты белән таныштырды. Кунаклар шулай ук Космик хезмәтләр региональ үзәгендә булдылар, анд ГЛОНАСС+112 системасының ничек эшләвен карадылар.
Мартин Сорэлл һәм Эстер Дайсон Бинес-инкубаторда булып, резидент-компанияләр проектлары: лапароскопия медицина тренажеры һәм КАМАЗ йөртү буенча динамик тренажер, шулай ук “Тере китаплар”, ”Белем витамины” һәм Digital Loyalty System стартап проектлары белән таныштылар.
Бизнес-инкубаторның “дан стенасы”нда Эстер Дайсон русча болай дип язып калдырды: “Һәрвакыт яңа хаталар ясагыз”, ә Мартин Соллэр резидентларга яңа зур уңышлар теләде.
Белешмә:
WPP Group – реклама-аралашу холдингы. Төркемгә реклама, маркетинг, медиа сатып алу, җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә эшләүче 248 компания, шул исәптән, Grey Worldwide, JWT, Ogilvy & Mather, Young & Rubicam һәм дөнья күләмендәге иң эре тикшеренү оешмаларының берсе — Kantar Group компаниясе керә. WPP Group 106 илдә теркәлгән, 2 меңнән артык офисы бар.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте