ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2012 ел
җомга

Россия Федерациясенең дүрт регионында сентябрь башында универсаль электрон карталар (УЭК) бирелә башлый. Бу дүрт регион арасында Татарстан да бар. Мондый пилотлы тиражларны тагын Башкортостан, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае чыгара. Татарстандагы сынау партиясендә  1 мең карта чыга, аларны, нигездә, ИТ-парк резидентлары ,”УЭК” проектына кергән банклар – Ак Барс Банк һәм Сбербанк хезмәткәрләре алачак.


2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта Россия Федерациясе Икътисад министрлыгының  ОЭЗ һәм  проектлар финанслау департаменты башлыгы   Екатерина Буртоликова җитәкчелегендәге делегация булды. Делегация составында шулай ук бу департаментның директор урынбасары Вадим Третьяков булды.


1
август, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркы мәйданчыгында  Россиядәге Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг булды. Кунакны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урныбасары Әнисә Гайнуллина һәи “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров каршы алды.

Бүгенгә ведомствоара электрон багланыш системасында (рус.СМЭВ) республиканың 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре эшли. Беренче айда ук система аша 3,5 мең ведомствоара мөрәҗәгать булды, шуларның 71 проценты  дәүләт һәм җирле үзидарә органнарыннан булып, күчемсез милек рееестры мәгълүматларына кагылышлы иде.


30
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Казан ИТ-паркы мәйданчыгында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның “Ачык хөкүмәт” проекты буенча  тарафдары Россия Федерациясе министры Михаил Абызов булды. Кунакны ТР Премьер-министр урынбасары -Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәи ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды.


26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

 “Халык контроле” хезмәте ачылганнан соң республикада яшәүчеләрдән 1,9 мең мөрәҗәгать алынды, аларны 27 мең кулланучы хуплады. Мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек тикшерү һәм эш стадиясендә, тагын 220 заявка буенча эш планлаштырылган. Бүгенгә гражданнардан килгән 480 мөрәҗәгать буенча эш төгәлләнгән.

Кичә КФУда уникаль лаборатория - Samsung Android Lab ачылды. Тантана алдыннан хезмәттәшлек килешүе имзаланды, церемониядә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Sumsung компаниясе вәкиле Евгений Васильев, ИТ-парк директоры Динар Насыйров, ИТИС Югары мәктәп директоры Айрат Хасьянов һәм Samsung компаниясенең әйдәп баручы белгече Александр Колесников катнашты.


25
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген ИТ-паркта “Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең 2012 елның беренче яртыеллыгы эш нәтиҗәләре һәм икенче яртыеллыкка бурычлар” темасына коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды. Коллегияне ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачты.


24
июль, 2012 ел
сишәмбе

Узган айда республикада 3 мең кеше коммуналь хезмәтләр өчен 7 миллион сум акчаны uslugi.tatar.ru Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм информатлар аша түләде.


23
июль, 2012 ел
дүшәмбе

25 июльдә ИТ-парк Технопаркында “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә  2012 ел беренче яртыеллыгы йомгаклары һәм икенче яртыеллыкка бурычлар” темасына ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы  булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International