Бүген ИТ-паркта Калининград өлкәсенең сәнәгый вәзгыять,эшмәкәрлек һәм сәүдә үсеше министры Дмитрий Чемакин җитәкчелегендәге делегация булып китте. Кунакларны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина каршы алды.
Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына урнашу өчен сигезенче тапкыр конкурс игълан ителде. Яхшы идеясы һәм аны тормышка ашырырга теләге булган һәркем өчен бу бәйге ачык. Монда белгечләр һәм ИТ-паркның күпсанлы партнерлары – эре ИТ-компанияләр җитәкчеләре, инвесторлар һәм экспертлар - ярдәмендә талантлы яшьләр үзләрен бик тиз арада күрсәтәләр.
Краснодар краенда һәлакәткә очраган ватандашларга гуманитар ярдәм кабул итү оештырылды. Кабул итү пункты адресы: Казан шәһәре, Восстание урамы, 104. Җаваплы кеше: Игорь Самохин, телефоны: 8 (903) 344-90-33.
Кара һәм төсле металл җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензиягә электрон заявка хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында кабул ителә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм – Россия почтасы көне белән котлыйм! Тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе өчен А.Н.Туполев исемендәге КФТТУ да (КАИ) белгечләр әзерләүгә багышланган киңәшмә узды. Очрашуда 45 тән артык абитуриент һәм аларның ата-аналары, “Татарстан почтасы” , “Таттелеком”, “ICL-КПО ВС” компанияләре белгечләре , КАИ вәкилләре булды.
Татарстан Республикасы дәүләт һә муниципаль хезмәтләр порталында июньдә 43 меңнән артык кеше теркәлде һәм шәхси кабинетларының өстенлекләреннән файдаланды. Чагыштыру өчен, бу елның башында порталга 5 меңнән артык кеше язылган иде.
2012 елның икенче ярты еллыгына “Татарстан почтасы” компаниясе буенча тулаем подписка тиражы 100, 4 процент тәшкил итте. Шул исәптән, үзәк матбугат 94 процент, республика матбугаты 103 процент, район матбугаты 98 процент булды.
Пенсия фондының яңа хезмәте Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре uslugi.tatarstan.ru порталында барлыкка килде. Шәхси кабинетларыннан шәхси эшмәкәрләр страховой взнослар буенча бурычларын тикшереп, штрафлар түли ала.
1 июльдән Татарстан Республикасында ведомствоара электрон хезмәттәшлек гамәлгә керәчәк һәм ул татарстанлыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр куллануны, шу исәптән, хакими ят органнарыннан төрле белешмәләр алуны да, ансатлаштырачак.